Ташламалы ипотека 2022 ел азагына кадәр озайтылган

Ташламалы ипотеканы 2022 ел азагына кадәр озайту һәм ипотека ставкасын 9 процентка калдыру гаиләләргә зур ярдәм булып кына калмыйча, төзелеш тармагын һәм башка катнаш тармакларны җанландырып җибәрәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, акча-кредит сәясәтенең йомшаруы һәм Россия банкының төп ставканы 14 процентка калдыруы нәтиҗәсендә шундый карар кабул итүгә ирешелгән. «Май аеннан 9 процентлы ставка буенча ташламалы ипотека алырга мөмкин. Фатирлы булырга, торак шартларын яхшыртырга ниятләүчеләр өчен бик кулай булачак бу», – диде дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү