Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак

Башкортстанның Тәтешле районында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә…» дип аталган башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фестиваль-конкурс 30 май көнне Тәтешле районының Югары Тәтешле авылы мәдәният сараенда узачак. Гала-концерт 27 июльдә Казанда була.

Проект Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлеген мәңгеләштерүгә, шулай ук музыкаль сәнгатьне үстерү һәм пропагандалауга, сәләтле иҗади яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.

Бәйге ике яшь категориясендә: 20 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан бер әсәрне башкарачак. Үзешчән һәм профессиональ артистларны жюри аерым бәяли.


Фикер өстәү