Казанда пассажирлардан тиешледән азрак акча алган кондукторны эшеннән куганнар

Казанның Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин юл хәрәкәте иминлеге буенча чираттан тыш комиссия утырышы үткәргән, аның барышында җиде шикаять каралган.

5нче номерлы автобус кондукторын пассажирлардан тиешледән азрак акча алган һәм билет бирмәгән өчен эшеннән куганнар. 60нчы номерлы автобус кондукторын яраклылык вакыты чыккан билетлар саткан өчен штрафка тартканнар.

5нче трамвай кондукторы, билет биреп тормау сәбәпле, премиясез калган. Шул ук маршрутта йөрүче кондукторга трамвайның «Халитов урамы» тукталышына кадәр баруын әйтеп хаталанганы өчен, шулай ук премия эләкмәгән.

29нчы автобус йөртүче тизлекне арттырган өчен шелтә алган һәм өстәмә инструктаж узарга тиеш булачак. 43нче номерлы автобус йөртүчесе исә тукталышка туктап тормый гына үтеп киткән. Ул вакытлыча эшеннән читләштерелгән һәм шулай ук өстәмә инструктаж үтәргә җибәрелгән.


Фикер өстәү