Кабер өстенә басарга ярыймы?

– Ялларда авылга кайткач, зиратта чардуганнар буядык. Кабер аралары бик тар. Чардуганны эчке яктан, кабернең бер өлешенә басып буярга туры килде. Өйгә кайтканнан бирле шуңа эч пошып йөри. Чардуган буяганда кабер өстенә басарга ярыймы?

Гөлфия Шакирова. Арча

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кабер өстенә басуга караганда, тимер яки кызган әйбер өстенә басу, утыру хәерлерәк», – дигән. Шуңа күрә ничек кенә булса да кабер өстенә басмаска тырышырга кирәк. Әгәр чардуган буяганда кабер өстенә басарга туры килә икән, аны артык буямау кадерлерәк. Ягъни аның кабер өстенә бастырмый торган өлешләрен яхшылап буяп чыгарга да калган җирләрен, анда басмыйча, җиңелчә генә буярга кирәк. Кабер өстенә басмыйча буяп булмаса, чардуганны алмаштырырга кирәк. Бу бит исән кеше өстенә басып эш эшләү белән бер. Мәсәлән, синең якын кешең, авырып, диванда ята, сиңа аның янындагы диварны буярга кирәк, ди. Син бит инде бу эшне аның өстенә басып эшләмәячәксең. Монда да шул ук хәл.


Фикер өстәү