Ничә сум бурыч булса, чит илгә чыгармыйлар?

Моңарчы алиментны вакытында түләп барган идем. Соңгы айларда эшсез калдым. Үземнең күпме бурычым барлыкны каян белеп була? Ничә сум бурыч булса, чит илгә чыгармыйлар?

Наил Кашапов. Чаллы

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстанның баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева:

– Бурычлар хакында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сайтының төп битендә һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасы аша белергә була. Бурычы бармы-юкмы икәнлеген белү өчен, кешегә сайтка кергәч, фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм туган көнен язарга кирәк. Әҗәте булган очракта аның хакында бөтен мәгълүмат күрсәтеләчәк. «Банк данных исполнительных производств» хезмәтеннән файдаланып, бурычны түләү өчен квитанцияне чыгартып алырга һәм теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән сайт аша да, түләргә мөмкин.
Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче 108 мең кешегә читкә чыгу чикләнгән. Бурыч 30 мең сумнан артык булмаска тиеш. Аэропортта күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, әҗәтегезне алдан ук тикшереп һәм түләп куегыз.


Фикер өстәү