Дүрт яшьлек бала циркуляр пычкыда бармагын кискән

Бәхетсезлек очрагы республика районнарының берсендә булган. Бала ишегалдында уйнап йөргәндә гаражга да кереп чыгарга уйлаган һәм анда циркуляр пычкы табып алган. Аны «өйрәнгән» вакытта бармагын кискән. Сабыйга – дүрт яшь.

Аның әти-әнисе шунда ук җирле хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, аннан зыян күрүчене Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Биредә Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары һәм Республика клиник хастаханәсе микрохирурглары сабыйның бармагына икенче тормыш бүләк иткән – аны кире тегеп куйган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 


Фикер өстәү