Рөстәм Миңнеханов Чистай районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика районнарына эш сәфәрләре дәвам итә. Бу юлы Татарстан Президенты – Чистайда. Биредә ул кыр эшләре белән танышты, авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Район турында әйткәндә, җирлек авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында күрсәткечләрен арттыра бара. Чистай, узган елгы нәтиҗәләр буенча, 12 позициягә күтәрелеп, 22 нче урынны били. Быел авыл хуҗалыгы юнәлешенә 61,2 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу – республика һәм федераль бюджет акчасы. Матди ярдәмне районда терлекләрнең баш санын арттыру һәм шуның нәтиҗәсе буларак сөт җитештерү юнәлешен көчәйтү өчен тотылачак. Акча малларга азык сатып алу, фермаларны төзекләндерү һәм җиһазлауга, техникага кирәк. Бу җәһәттән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та районда баш саны кимү күренеше барлыгын искәртте. Ел азагына кадәр сыерларның санын 600 башка арттыру бурычы тора дип җаваплады Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Кыр эшләренә килгәндә, чәчү мәйданнарының 70 проценты инде чәчелгән. Эшләрне төгәлләү өчен бер атна кирәк.

Татарстан Президенты районда эшчеләр әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. Халык белән очрашуда әйтелгән тәкъдим-фикерләрнең үтәләчәген вәгъдә итте.


Фикер өстәү