«Федерация» милли театрлар фестиваленә дүрт татар театры сайлап алынган

«Федерация» милли театрлар фестивале Грозный шәһәрендә уза. Ул быел 11 – 18 сентябрь көннәренә билгеләнгән.

Быел «Федерация» милли театрлар фестивале программасына дүрт татар спектакле сайлан алынган. Аларның өчесе Татарстан театрлары, берсе Башкортстанның «Нур» театры.

Әлегә фестивальнең рәсми афишасы чыкмаган. «Татар-информ»га бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.

Оештыручылар Әлмәт театрының «Җил артыннан», Әтнә театрының «Алмачуар» һәм Минзәлә театрының «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакльләрен программага керткән.

Әлмәт театрында «Җил артыннан» спектаклен Камил Тукаев куйган иде. «Алмачуар» – Айдар Җаббаров спектакле. «Сөясеңме, сөймисеңме» моңсу комедиясен башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйган.

«Нур» театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасы да фестивальгә чакырулы. Спектакльне театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин куйган.

Башкортстаннан Салават театрының Алексей Житковский пьесасы буенча куелган «Һырғалаҡ» / «Горка« әсәре дә сайлап алынган.

«Федерация» милли театрлар фестивале Грозный шәһәрендә уза. Ул быел 11 – 18 сентябрь көннәренә билгеләнгән.


Фикер өстәү