Россиядә фермер хуҗалыклары 56 меңгә кыскарган

Федераль дәүләт статистикасы хезмәте Константин Лайкам билгеләп узганча, соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмаларының эреләнүе күзәтелә. Авыл хуҗалыгын исәпкә алу әнә шундый нәтиҗәләр биргән.

2016 елда узган исәпкә алу вакытында илдә 211 мең оешма исәпләнсә, узган ел аларның саны 151 меңгә калган. Эре авыл хуҗалыгы оешмалары – 10, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр 30 процентка кимегән. Бу 3 мең эре һәм 56 мең фермер хуҗалыгы юкка чыккан дигән сүз.

– Фермерлар саны кими, ләкин бу беренче чиратта авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бармаучылар хисабына кыскара. Ләкин эшләүче фермерлар да 19 процентка кимегән, – диде Константин Лайкам.


Фикер өстәү