Татстат: “Узган ел Татарстан 40 процентка якын продукциясен ала алмады”

Узган ел корылык нәтиҗәсендә Татарстан игенчелектә 40 процентка якын продукцияне ала алмады. Бу хакта авыл хуҗалыгын исәпкә алуга багышланган “түгәрәк өстәл”дә федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина белдерде.

Республика Россиянең аграр төбәкләре арасында беренче дүртлеккә керә. Бары тик безнең өчен уңышсыз 2021 елда гына республика җиденче урынга урнашты. Ул 39 процент продукциясен ала алмады, – диде җитәкче.
Узган ел Татарстан Россиянең 3,1 процент авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерде. Идел буе буенча күрсәткечләр 14,9 процентны тәшкил итте.


Фикер өстәү