Бодай «яз»га китерерме?

Канда адреналинны арттырыйм дисәң, хәзер трамплиннан сикереп мәшәкатьләнәсе юк, яңалыклар тасмасын карап чыгу да җитә.

2020 елның җәеннән бирле ике дәүләт түнтәрелешен кичергән Мали чираттагы хәрби фетнә белән сыналды. Армия офицерлары һәм унтер-офицерлары төркеме оештырган түнтәрелеш 11 майдан 12 майга каршы төндә үк булган инде, әмма уңышсыз төгәлләнгән фетнә турында мәгълүмат яңа гына чыкты. Якын киләчәктә Җир шарында фетнәләр ешлыгы һәм тыгызлыгы артыр шикелле, чөнки дөньякүләм азык-төлек кытлыгы оешып ята. Бердән, 2022 ел уңышы планета масштабында түбәнрәк булыр дип фаразлана. АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы соңгы дүрт елда беренче тапкыр бодай уңышы глобаль рәвештә кимрәк булыр дигән рәсми фаразын игълан итте инде. Украина уңышны үткән елгыдан 35 процентка кимрәк җыяр дип көтәләр. Кытай, Франция, Австралия, Аргентина, Һиндстан ашлык сугуны киметерләр дип фаразлана. Һиндстан гадәттән тыш эсселек һәм корылыктан газап чигә. Чәчелгән ашлык масштаблы рәвештә янды-көйде инде. АКШның күпчелек территориясендә дә хәзер үк июль температурасы урнашты, 35 градустан югарырак дигән хәбәрләр килә. Шуңа карамастан, ил ашлык уңышын арттырыр дигән өмет бар. Тагын Канада һәм Россия зур уңыш җыеп алырга вәгъдә итәләр. Без яшәгән ил рекордлы уңышка исәп тота. Әлбәттә, бу өч ил генә глобаль ашлык кытлыгын каплый алмаячак. Санкцияләрнең Россиядән ашлык сатуны кыенлаштырачагын да исәпкә алырга кирәк. Глобаль ашлама дефицитының да Россия һәм Беларуська кертелгән санкцияләр нәтиҗәсе булуын истә тотыйк. Шул фонда АКШта тарихта беренче тапкыр тиресне биржада фьючерслар белән сата башладылар. Беренче фьючерс контрактлары төзелде инде.

Вазгыять ашлыкка бәяләрнең шартлаулы күтәрелешен хәзер үк китереп чыгарды. Инфляция болай да югары. Җир шарында ике миллиардтан артык кеше ике урынлы санлы инфляциядән интегә, диләр. Үткән җомгада Һиндстан хөкүмәте бодай экспортын тыйды. Нәтиҗәдә халыкара базарда бодайга бәяләр рекордлы рәвештә үсте, 2010–2011 елларда «гарәп язы»н китереп чыгарган дәрәҗәгә җитте. Әлегә азык-төлек бәяләренең берничә тапкыр үсеше нәтиҗәсендә бары тик Иранда гына берникадәр чуалышлар булып алды.

Азык-төлек инфляциясенә энергия чыганакларына күтәрелгән бәяләр дә килеп кушылып, дөньяның бай илләрендәге халыкларны да фәкыйрьләндерә. Мәртәбәле яңалыклар агентлыклары, 250 мең британ гаиләсе, ягулык бәяләренең рекордлы үсеше нәтиҗәсендә, хәерчелек чигендә яшәячәк дигән фараз бирделәр. Икътисад һәм социаль тикшеренүләр милли институты NIESR бер миллионнан артык британлының гадәттән тыш фәкыйрьлектә көн күрәчәген фаразлый.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү