Хайваннар арасында мутацияләнүе сәбәпле, дельта-вирусның көчәю куркынычы турында кисәткәннәр

Иммунолог әйтүенчә, эпидемиягә каршы чаралар күрелмәү, вакцинация темпы акрынаю сәбәпле, күмәк иммунитет кими.

Коронавирусның иң куркыныч штаммнарыннан берсе – дельта хайваннар арасында мутацияләнә, дип белдергән иммунолог Николай Крючков.

Аның әйтүенчә, бу штаммның мутацияләнү процессы яшерен бара һәм шуңа ул аеруча зур куркыныч белән яный. Крючков фикеренчә, инфекциянең массакүләм чыганаклары барлыкка килеп, чир янә көчәеп, “дөрләп” китәргә мөмкин.

Белгеч кисәтеп әйткәнчә, эпидемиягә каршы чаралар күрелмәү, вакцинация темпы кимү сәбәпле, күмәк иммунитет төшә. Хәзер ул 33-34% чамасы гына. Эшләр болай барса, көзгә таба халыкның инфекциядән саклану дәрәҗәсе бик аз калачак.

Крючков шулай ук, саклану чаралары булмау сәбәпле, коронавирустан үлем-китем очраклары арту куркынычы турында кисәткән.

 


Фикер өстәү