Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары уза

Идел буе Болгар Дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Болгарда көрәш турниры уза. Бәйгегә сайлап алу ярышлары Мәскәүдә һәм Казандагы «Идел» яшьләр лагеренда уза. Болгарда исә бүген һәр авырлык үлчәвендә иң көчле 4әр егет килде. 

Ярышлар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килолы һәм иң авыр үлчәүдә уза. Быелгы бәйгедә Татарстаннан Рафаэль Кәлимуллин, Руслан Рәфыйков һәм узган елгы баш батыр Фирдүс Зәйнуллин чыгыш ясый. Алар өчесе дә финалга узды. Хәлиткеч алышларны һава торышы мөмкинлек биргән очракта зур мәйданда уздырырга ниятлиләр. Баш батырга исә машина вәгъдә итәләр. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, оештыручылар команда турниры җиңүсен дә зур бүләк белән сөендерергә ниятли.


Фикер өстәү