Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан почта маркасын әйләнешкә керттеләр

Бүген Болгарда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар үтә. Болгар ислам академиясендә шушы тарихи датага багышланган махсус почта маркасын әйләнешкә кертү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнашты.

Маркага почта мөхере сугылгач, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә федераль оештыру комитеты утырышы башланды.


Фикер өстәү