Фәрит Мөхәммәтшин: Язмышым шундый булгандыр инде

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшинга 75 яшь. Шул уңайдан “Фарит Мухаметшин. “Виражи судьбы» китабыннан аның истәлекләрен тупладык.

Балачак, гаилә

«Акташта (анда әтине партия линиясе буенча эшкә күчерделәр) без бердәнбер татар гаиләсе булдык. Җитмәсә, әти әллә гигиена саклау йөзеннәнме, әллә инде малайлар шундый булырга тиеш дигән үз карашыннан чыгыпмы, чәчемне кырып ала иде. Шуңа урамда да, мәктәптә дә мине «татарин» дип үртәүләре, бер караганда, гаҗәп тә түгел кебек. Дөрес бит инде, әмма андый мәгънәдә әйтүләре барыбер күңелгә тиде. Мин көч буенча да, акыл буенча да төшеп калганнардан булмадым үзе, әмма яшьтәшләрем белән уртак тел таба алмасам, авырга туры килер иде».

«Рәисә бик бәләкәй иде әле, Әлфия мәктәп яшендә генә булса да, гел миңа тагылып йөрде. Мин – койма башында, ул да шунда. Мин сугыша башлыйм, ул да кимен куймый. Икебез бергә сугышкан вакытлар да булгалады. Минем өстән әләкләргә бик яратты. Берәр олы кеше күренсә, абый, әни, Фәрит менә ни эшләде, дип мыжылдарга тотына иде. Әмма барып чыккан әләкчегә әйләнмәде ул. Без сеңлем белән ул вакытта да агылый белән тагылый кебек идек, хәзер дә һәр очрашуга шатланып яшибез».

«Ул чордагы райком хезмәткәренең язмышы – юллар. Җимерек, үтеп булмаслык, чокырлы-чакырлы юллар. Әти гел озакка чыгып китә иде. Ерактагы колхозда булмаса, берәр җыелышта соңга кадәр утырырга туры килә. Сәгать тугыздан да иртә кайтканы булмады. Бу авыл җирендә караңгы төн дигән сүз бит инде. Шуңа карамастан, әти  гаиләдә иң абруйлы кеше булды. Аңлашыла инде,  бала чакта безнең проблемалар белән вакыт-вакыт кына шөгыльләнергә мөмкинлек тапты. Әмма алар төп, стратегик проблемалар иде».

«Минем өчен Луизадан да кадерлерәк хатын-кыз юк. Бу тормышта нәрсәгә булса да ирешә алганмын икән, күп очракта аңа бурычлымын. Шунысы кызганыч: гаилә өчен вакыт кына җитеп бетми. Көнозын эштә булам, гадәттә кичләр дә, ял көннәре дә буш түгел. Кайчагында нәрсә булса да килеп чыгып, әллә кайчан планлаштырылган чаралардан да баш тартырга туры килә. Әмма  хатыныма һәм, гомумән, өйдәгеләргә бик рәхмәтлемен: алар минем гел мәшгуль булуымны аңлап, шуңа риза булып яшиләр».

«Улыбыз тугач, алдыбызда сорау килеп туды: югары уку йортында читтән торып кемгә укырга: Луизагамы, миңамы? Икебез дә укысак, гаилә мәшәкатьләрен тартып булмаслыгы көн кебек ачык. Шулвакыт техникум тәмамлаганнан соң институтка керергә җыенган Луиза: «Син укы. Сиңа кирәгрәк», – диде… Балаларны тәрбияләгәне, өйдә җылылык тудырганы,   мөмкинлекләремне тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен мин хатыныма бик рәхмәтлемен. Әмма аның алдында хәзер дә үземне гаепле сизеп йөрим».

Тормыш фәлсәфәсе

«Мөхәммәтшиннар нәселендә шулай кабул ителгән: сиңа ышаныч күрсәтәләр икән, үлсәң, үл, тик ышанычны акла! Мин гомерем буена шушы принциптан читкә тайпылмаска тырыштым».

«Чорны сайлап алмыйлар. Бары тик ничек һәм кемнәр белән яшәргә икәнлеген генә сайларга була».

Эш

«Язмышым шундый булгандыр инде: беркайчан да акча, җылы урын артыннан кумадым. Элеккеге эш урынымнан теләмичә, авырлык белән генә киттем. Шулай булса да, мин эшләп карамаган җитәкче вазыйфасы калмады  кебек тоела. Икенче яктан, шәһәр мэры, министр яки хөкүмәт башлыгы эшен якыннан белгәнгә, Дәүләт Советы Рәисе кәнәфиендә үзеңне бик ышанычлы сизәсең».

(Фәрит Мөхәммәтшин. “Виражи судьбы» китабыннан алынды)


Фикер өстәү