Академик Индус Таһиров: Ул – милләтебез үсешенә, республикабызның суверенлыгына зур өлеш керткән шәхес

Миңа Фәрит Мөхәммәтшин белән күп еллар бергә эшләү бәхете насыйп булды. Ул минем күз алдымда Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ышанычлы көрәштәшенә, утны-суны кичкән, тарихта чарланган сәясәтчегә әверелде. Иманым камил, ул – милләтебез үсешенә, республикабызның суверенлыгына зур өлеш керткән шәхес.

Фәритнең сәяси университеты үткән гасырның һич кенә дә гади булмаган 90 нчы елларына туры килә. Аның Аллаһы Тәгалә биргән сәләте чын мәгънәсендә нәкъ шушы елларда ныклап ачылды. Республикабызның Югары Советы Рәисе буларак суверенлык Декларациябезне кабул итүдә, референдум үткәрүдә һәм Россия белән Татарстан арасында тарихи килешүләрне төзү, кабул итүгә керткән өлеше иң зур бәягә лаек.

Аның Референдум үткәрүдәге сәяси батырлыгын җәмәгатьчелек телеэкраннар аша күреп торды. Мәгълүм ки, анда «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара субъект, үзенең Россия белән, башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы договорлар аша төзелергә кирәклегенә ризамы?» дигән сорау куелган иде. Россиянең Конституцион суды референдумны үткәрмәү турында карар кабул итте һәм шушы мәсьәлә Россиянең Югары Советы сессиясендә каралды. Мөхәммәтшин ул сессиядә бердәнбер җавап тотучы иде. Россия Югары судының рәисе Валерий Зорькин депутатларны: «Әгәр дә референдумдагы сорауга уңай җавап алынса, бу республиканың бәйсезлеген игълан итү өчен юридик норма булачак. Моны һәрбер юрист шулай дип санар һәм хаклы булыр», – дип кисәтеп куйды. Шунлыктан Фәрит Хәйрулла улына дистәләгән четерекле сораулар яуды. Ләкин ул аларга лаеклы җавап бирә алды, үзен батырларча тотты. Ә бит башкача булса, аны шунда ук кулга алулары мөмкин иде. Ул моны белә иде. Ләкин курыкмады.

Референдумның нәтиҗәләре билгеле. Аңа сайлаучыларның 61,4 проценты «әйе» дип җавап бирде. Бу нәтиҗәдә аның өлеше зурдан-зур.

Бу аның сынауларының соңгысы булмады. Алда илне ГКЧП фетнәсе көтә иде. Республика җитәкчелеген, аларның беренчеләре булган Мөхәммәтшинны аны яклап чыгуда гаепләделәр. Аны тикшерүгә багышланган Югары Совет сессиясе барышында республика депутатларының «Народовластие» төркеме аны рәис урыныннан торып, тиешле карарны залга чыгып тыңларга тиешлеген таләп итте. Ләкин депутатларның күпчелеге Фәрит Хәйрулла улын яклап чыкты. Бу, әлбәттә, аның сәяси батырлыгының һәм дипломатик осталыгының нәтиҗәсе иде. Күпләр аның көчле шәхес икәнлегенә янә инандылар.

Әлбәттә, аның эшчәнлеге турында күп язып булыр иде. Яздылар да. Мин дә яздым. Бу очракта аларга тукталып тормастан, Фәрит Хәйрулла улының һәрвакыт тиешле урында һәм тиешле вакытта булуын азсызыклап, сүземне тәмамлыйм. Аны зур юбилее белән котлап, аңа исәнлек-саулык һәм яңа уңышларга ирешүен теләп калам.

Индус Таһиров, академик


Фикер өстәү