23 май тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья ташбака көне

Бу гадәти булмаган бәйрәм 2000 елда Америкадагы ташбакаларны саклап калу җәмгыяте инициативасы белән барлыкка килә. Ташбакаларның 340 төре билгеле. Алар коры җирдә дә, суда да яшиләр. Теләсә нинди климатик шартларда яши алалар. Бу хайваннар җирдә 220 млн ел тирәсе яши.

Берлек

25 ел элек (1997) Белоруссия һәм Россия берлеге уставына кул куела. Документка Борис Ельцин белән Александр Лукашенко имза сала.

ФРГ

73 ел элек Германия Федератив Республикасына нигез салына. Бу исемне Теодор Хейс уйлап таба, соңрак ул бу илнең президенты була. 40 ел тирәсе ФРГ белән ГДР  параллель рәвештә яшиләр. 1990 елны бу ике ил берләшә.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү