Кайбер телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак

2022 елның октябрендә WhatsApp мессенджеры яңарачак. Шуннан соң кушымта iOS 10 һәм iOS 11 операцион системалы гаджетларда эшләми башлаячак. Бу турыда WABetaInfo ресурсы хәбәр итә.

Шулай итеп, көз iPhone 5 һәм iPhone 5С смартфоннарында WhatsApp эшләмәячәк.

Ярдәм сервисы үзәге бу мәгълүматны раслады һәм кушымтаны эшләтеп җибәрү өчен iOS 12 (һәм югары) белән Android 4.1 (һәм югары) кирәк булуын әйтте.

 


Фикер өстәү