Татарстанда «Тукай картасы» белән театр-музейларга йөреп булачак

Татарстанда «Тукай картасы» проектын гамәлгә ашыру өчен ведомствоара эш төркеме булдырылган. «Реальное время» интернет басмасы хәбәр итүенчә, карта республикада яшәүче 10–13 яшьлек үсмерләргә биреләчәк. Шул ук вакытта «Пушкин картасы»ның 14–22 яшьлекләргә тәгаенләнүен искә төшерик.

Хәзерге вакытта яңа проектны тормышка ашыру юллары карала. Республикада «Пушкин картасы»на охшаш «Тукай картасы»н булдыруны мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән. Аны театр-музейларга йөрү өчен билгеләү планлаштырыла.

Тәкъдимне Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү буенча республика советы утырышында хуплаган.


Фикер өстәү