​Лениногорск районында тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында 2 кеше үлгән

Кичә Лениногорский районының Кузьминовка авылы, Мәктәп урамындагы 20 нче йортта янгын чыга.

Урынга янгын бригадасы килә. 10х8 метрлы бер катлы торак йортта җиһазлар януы ачыклана. Янгынны берничә минут эчендә сүндерәләр.

Йорт эчендә 1970 елда туган ир-ат һәм 1974 елда туган хатын-кызның гәүдәсе табыла.

Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дип белдерәләр.


Фикер өстәү