Россиянең көньягына оча торган 250гә якын өстәмә рейс билгеләргә җыеналар

Федераль пассажир компаниясе җәен Россиянең көньягына кимендә 250 өстәмә рейс билгеләргә җыена. Бу хакта «Российская газета» РФ Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җәйге чорда көньяк юнәлештә ким дигәндә 250 өстәмә рейс билгеләү күздә тотыла», — диелә белдерүдә.

Ведомство мәгълүматларына карганда, 24 майга ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр, шул исәптән Мәскәү — Анапа, Смоленск /Брянск — Имеретинский курорты, Киров — Адлер, Түбән Новгород — Адлер, Ульяновск — Анапа, Екатеринбург — Анапа, Екатеринбург — Имеретинский курорты маршрутлары буенча 103 рейс билгеләнгән инде.

Өстәмә рейслар нәтиҗәсендә көньяк юнәлештә урыннар санын 132 меңгә арттырылган.

Быел җәй Россия тимер юллары еракка йөри торган поездларда 40 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтергә җыена. Шул исәптән оешкан балалар төркемнәре составында 400 меңнән артык бала тимер юл хезмәтеннән файдаланыр дип көтелә. Бу узган елга караганда 31 процентка артыграк.


Фикер өстәү