Мидхәт Шаһиәхмәтов эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.
“Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне Эшмәкәрләр көне белән котлыйм! Эшмәкәрлек –көч-куәт, профессионализм, ныклык һәм куелган максатка ирешү осталыгын таләп иткән гаять зур хезмәт ул, – диелә котлауда. – Халыкның уңайлы, имин тормышта яшәве, мөһим социаль проектларны тормышка ашыру, төбәкнең икътисади тотрыклылыгы башлыча предприятиеләрнең көйле эшләвенә бәйле.
Соңгы елларда без җитди кыенлыкларга дучар булдык. Аларны фәкать уртак тырышлык белән генә җиңәргә мөмкин. Хәзерге вакытта бизнес белән элемтәләрне кайчандадыга караганда да ныграк саклау, үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр кору, эшмәкәрлеккә төрле яклап ярдәм итү кирәк. Безнең гомуми бурыч – кешеләрне уңайлы, имин тормышта яшәтү, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уй-хыялларыгызны гамәлгә ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс көч-энергия телим!” — диелгән котлауда.


Фикер өстәү