Сабантуй ник булмый икән?

Арча районындагы туган авылым Кушлавычтан чыгып киткәнемә 29 ел инде. Әти-әнием, туганнарым, апам шунда яши, укытучы булып эшли. Елга бер тапкыр гына булса да, авылдашлар, сыйныфташлар белән очрашасы килә. Элек Сабантуйда гөрләшә идек. Биш ел инде бу бәхеттән мәхрүм без. Дөрес, соңгысында бирнәләр җыеп, үзебез оештырган идек. Шуннан бирле авылыбыз тынып калды. 

Кушлавыч Утар Аты авыл җирлегенә карый. Бездән 6 чакрым ераклыкта. Анда барырга кунакка кайткан һәркемнең машинасы бар инде барын. Әмма ул туган авыл түгел бит. Югыйсә, авылыбыз кечкенә булса да, 9 еллык мәктәбебез, музей эшләп тора. Сабантуйны да авыл халкы белән бергәләп оештырыр идек. Әби-бабайлар, балалар өчен бик кирәк бит ул.

Фәридә Шаһиева

Бу хакта Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова белән сөйләшергә булдык.

– Татарстан буенча указ чыгып, Сабантуй көннәре билгеле булгач та, без барлык авылларга хәбәр җибәрдек. Бу бәйрәм өчен бюджеттан акча каралмаган. Шуңа күрә үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен җирлек башлыгы халык белән хәл итә. Әгәр авыл кешеләре оештыручылар тапса, әйдәгез үткәрәбез дип, инициатива белән чыкса, күмәкләшеп эшкә тотынсалар, бернинди каршылык та юк. Бүгенгә әле Сабантуй үткәрү көннәренең төгәл графигы да юк. Җирлек башлыкларыннан хәбәр көтәбез.

Редакциядән. Фәридә ханым да нәкъ шундый теләген җиткергән иде бит. Авыл халкы белән бергәләп оештырыр идек, диде. Баксаң, мондый теләккә каршылык та юк икән. Бәлки әле авылга инвестор булып килгән Рәфыйк Хөснетдинов та уянып китәр. Аңа да авыл халкының берләшүе, бердәм булуы кирәк бит инде югыйсә.

 

Татарстанда Сабантуйлар кайчан узачагы билгеле


Фикер өстәү