“Учи.ру” платформасында шөгыльләнүче укучылар саны 10 миллионга җиткән

Моннан ун ел элек булдырган “Учи.ру” мәгариф онлайн-платформасы узып баручы елның нәтиҗәләрен барлаган. Хәзер Россия буенча әлеге хезмәтләрдән 10 миллион укучы, 5,5 миллион әти-әни һәм 450 мең укытучы файдалана.

Соңгы ике ел эчендә тәкъдим ителә торган хезмәт төрләре дә киңәйгән. Анда “Учи.Дома” онлай-репетиторлар, “Учи.Ответы” мәгариф порталы, математика, инглиз теле, программалаштыру буенча офлайн түгәрәкләр, “ЯКласс” онлайн белем бирү төркемнәре булдырылган. Алга таба да платформа укучылар һәм укытучыларның ярдәмчесе булып калырга җыена.


Фикер өстәү