Украинада махсус операция вакытында Татарстаннан киткән хәрби – парашют-десант батальонының өлкән санитары Валерий Ярухин һәлак булган. Кичә сержантны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта республиканың Тәтеш районы администрациянә сылтама белән «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Сәләхова яза.
Валерий Ярухин Тәтеш районының Богдашкино авылында туган. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң Чабаксарда авыл хуҗалыгы академиясендә укыган, ә 2013 елда контракт буенча хезмәткә китәргә булган.
34 яшьлек хәрби хезмәткәр 20 майда һәлак булган. Ярухинның 5 һәм 13 яшьлек кызлары ятим калган.