Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләген — «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшырды.
Бу дәүләт бүләк тәүге мәртәбә бирелә. Ул 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә тапшырыла. Казан Кремлендә аны 5 гаилә Президент кулыннан алды.