Язмышлары «ВТ»да бәян ителгән балалар ни хәлләрдә?

Бүген – Балаларны яклау көне. Инде берничә көн алдан бәйрәм уңаеннан сабыйлар өчен күңел ачу чаралары башланды. Һәр баланың иртәләре сөенеч белән башлансын, киләчәкләре якты булсын иде.

Язмышлары газетада бәян ителгән балалар белән без даими элемтәдә. Аларның берничәсеннән шушы көннәрдә хат алдык. Тормышларында матур үзгәрешләр барлыгын белеп сөендек. Сезгә дә әлеге хатларны тәкъдим итәбез.

Хыял яшәтә мине

Күпләрегез минем хакта «Ватаным Татарстан» газетасы битләреннән укып белгәндер дип уйлыйм. Язмыш мине журналист Гөлгенә апа Шиһапова белән таныштырып бәхетле итте. Ул көнне хәтерлим әле. Гөлгенә апаны эш белән без йөри торган тернәкләндерү үзәгенә җибәргәннәр иде. Ул минем хәлемне сораштыргач, «Иң зур хыялың нинди?» – дип сорады. Мин исә, җырчы Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимовны күрәсем килә, дидем. Ике көннән без инде Салават абыйда кунакта идек. Ә аннары бер атна да үтмәде, Айдар Галимов концертына чакыру алдым. Бу ике җырчы белән әле дә элемтәдә торам. Салават абый мине аеруча үз итте. Үзенең концертларына чакыра, әле менә күптән түгел, Сочига барганда, матди ярдәм күрсәтте. Һәр уңышымны аның белән бүлешәм. Күптән түгел аның студиясенә барып, ике җыр яздырып кайттым.

Быел 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Әлегә имтиханнар тапшырып йөрим. Теләгем –  11 сыйныфны тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керәсем килә. Театрны бик яратам. Кайбер спектакльләрне утызар тапкыр карадым. Ятлап та бетердем инде. Әгәр югары белем алсам, үзем кебек ДЦП диагнозлы авыру балалар өчен театр студиясе ачар идем. Мине шул хыял яшәтә. Теләгем кабул булса, бушка да эшләргә риза! Шөкер, әти-әнием мине көчле рухлы булырга өйрәтеп үстерде. Беркайчан да, булмас, моны эшли алмам, дип күңелемне төшермим. Тирә-ягыбызда яхшы күңелле кешеләр күп. Алар һәрчак ярдәм кулы сузып тора. Димәк, әле минем йөрәк түрендә йөрткән бик күп хыялларым чынга ашачак.

 Анель Имамиев, Казан шәһәре

Әби-бабайга рәхмәт!

Әтием белән әниемне «Булгария» фаҗигасендә югалттым. Кечкенә булсам да, әти-әнисез калуның нинди зур кайгы икәнен аңладым. Әмма әби-бабайларымның, туганнарымның мине яратуы аркасында ятимлек ачысын сизмим. Быел 8 нче сыйныфны тәмамладым. Биш яшемнән «Сөембикә» бию түгәрәгенә йөрим. Җитәкчебез Илһамия Гыйләҗиева безне хәрәкәт серләренә өйрәтә. Күп тапкыр бәйгеләрдә җиңдек. Быел исә туганым Гүзәл белән «Йолдызлык» («Созвездие») бәйгесендә биеп, беренче урынны яуладык. Бу биюне укытучыбыз Рәдиф Исмәгыйлов өйрәткән иде. Әле күптән түгел коллективыбыз белән Йошкар-Ола шәһәренә барып кайттык. Бик күңелле сәфәр булды. Июнь аенда ансамблебез белән Сочига җыенабыз.

Биеп кенә йөрмим, әби-бабама да булышам. Бабай белән балык тотарга йөрибез. Менә җәй җитте. Озакламый печән әзерли башлаячакбыз. Әниемнең әнисе белән аралашам. Хәлләрен беләм. Киләчәктә күңелдә йөрткән теләкләремә ирешәсем килә. Нинди теләкләрме? Анысы сер булып калсын әле.

Алмаз Хәйретдинов, Арча

Әнием җылысында рәхәт

Мин – тумыштан авыру. Аякларым йөрми. Табиблар, һәрдаим күнегүләр ясау кирәк, ди. Әнием бу хакта интернетка язып чыккан иде. Шуны күреп, безгә газетадан шалтыраттылар.  Без «ВТ» коллективы белән дуслашып киттек. Аннары инде минем сәламәтлегемне яхшырту өчен зур суммада акча кирәк булды. Шул чакта «Йөрәктән – йөрәккә» дигән хәйрия концерты уздырдыгыз. Концертка гаиләбез белән килгән идек. Әле ул вакытта тамашачылар үземә дә күп итеп акча бирде. Аллага шөкер, мин йөри алмасам да, утырырга, кашык тотып ашарга, рәсем ясарга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндем.

Тормышымда күңелсез хәл дә булды. Әтием белән әнием аерылышты. Әмма шуңа да карамастан, әти мине ташламый. Хәлемне белеп, ярдәм итеп тора. Газетада минем хакта язма чыккач, ярдәм итүчеләр күбәйде. Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевлар дәвалану өчен 250 мең сум акча бирделәр. Әле дә һәр җомга саен сезнең газетаны укучылар акча күчерә.

Мин өйдән генә укыйм. Абыем мәктәпкә йөри. Әнием гел мине тәрбияли. Авыру бала булсам да, үземне яратуларын тоям. Әни кочагында бигрәк рәхәт.

Айзат Шәмиев, Буа

 

Үткәннәрне онытасым килә

Мин «Ватаным Татарстан» газетасы белән 5 яшемдә таныштым. Кинәт кенә авырып киттем. Табиблар мине бары тик катлаулы һәм кыйммәтле операция генә коткара дигәннәр. Шул операциядән соң мин гадәти тормышка кайттым, дисәм дә була. Гаиләбез белән сөенеп туя алмыйбыз. Аллага шөкер, мин исән-сау. 2 нче сыйныфны тәмамладым. Сеңлем белән бер сыйныфта укыйм. Чиреккә ике генә «4ле» чыкты. Ике чит тел өйрәнәм. Быелдан яңадан бер телне өйрәнергә җыенам. Элек шөгыльләнгән гимнастикама кире кайттым. Зурлар белән бергә шөгыльләнеп, II разряд алдым. Сәламәтлегемне дә гел кайгыртып торабыз. Табибларга еш күренәм, Мәскәүгә дә тикшеренергә барабыз. Мондый тормыш рәвешенә ияләндем инде. Кайчан нинди анализ бирәсен дә белеп торам. Кечкенә генә булсам да, мин тормышны яратып яшәргә өйрәндем. Дөньяга башкача карыйм. Гаиләбез белән көн саен йоклар алдыннан әбиебез өйрәткән догаларны укып, авыр чакта ярдәм кулы сузган һәр кешегә яхшы теләкләр телибез. Бер генә теләгем бар – балалар авырмасын иде!

Лилиана Сабирова, Казан


Фикер өстәү