Фәрит Мөхәммәтшин: Гаилә — теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе

Казанда 17 сентябрьдә «Нечкәлбил-2022» республика конкурсы кысаларында Татарстан гаиләләренең «Мәдәни гаилә коды» фестивале узды. Әлеге чара инде 17 нче тапкыр Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Бу вакыт эчендә фестивальләрдә республиканың барлык районнарыннан 800 гаилә катнаша алды. Бу елгы финалга 28 гаилә узды. Аларга гаилә тарихын сөйләргә, иҗади һәм кулинария сәләтләрен күрсәтергә кирәк иде, ә иң мөһиме — гаиләдә мәхәббәт, эчкерсезлек һәм ышаныч булуын исбатлау.

Конкурс лауреатларын һәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул балалар үстерү һәм аларның уңышларына сөену — зур җаваплылык, дип белдерде.


Фикер өстәү