Аккош күлендә аш-су фестивале узачак

4 июнь көнне Казанның Аккош күлендә аш-су фестивале узачак. Татарстан башкаласы эшмәкәрләре башлангычын мэрия, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хуплаган.

Оештыручылар әйтүенчә, гастрономик бәйрәмдә төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Табигать кочагында ял итүчеләрнең яраткан ризыгы – шашлык, шаурмадан тыш, башка аш-сулар да тәкъдим ителәчәк. Бәяләре дә төрлечә булачак.
Фестивальдә барлыгы 35 пешекченең аш-су әзерләве күздә тотыла. Җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов әйтүенчә, алар барлыгы 10 меңнән артыграк кешене сыйлаячак. Бирегә пешекчеләрнең иң яхшылары киләчәк. Моннан тыш фестивальдә су тамашасы, спорт уеннары, палаткаларда ял итү, артистлар чыгышлары булачак.


Фикер өстәү