Татарстан һәм Башкортстан депутатлары Нефтекамада миллиди мәдәниятне үстерү турында сөйләште

Башкортстанның Нефтекама каласында ике республика депутатлары милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү турында фикер алышты. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортостан Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының уртак күчмә утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан һәм Башкортстан парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев катнашты.

Татарстан һәм Башкортстан парламентлары арасында хезмәттәшлек күптәннән килә, шул исәптән профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә. Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүгә 1997 елда ук кул куелды, ә 2010 елда, билгеләнгән элемтәләрне дәвам итеп, хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында беркетмә имзаланды. Узган ел мондый форматта ике республика депутатлары Актаныш районында очраштылар, ул чакта туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре, шулай ук мәдәниятләр диалогын үстерүдә телләрнең роле турында фикер алыштылар.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә булган милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия, чөнки 2022 нче ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

«Татарстан һәм Башкортстан – полиэтниклыкның ачык мисалы, ике күпмәдәниятле, күптелле, күпконфессияле республика, һәм монотерриторияләрдән аермалы буларак, бу безнең өстенлегебез, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта. – Соңгы елларда безнең республикаларның товар әйләнеше күләме шактый үсте. Бу безнең ныклы икътисади, мәдәни, рухи һәм гуманитар элемтәләр урнашуын тагын бер кат дәлилли. Бу багланышларга парламент комитетлары да үз өлешен кертә».


Фикер өстәү