Ләйлә Фазлыева: «Бу – ярату бәйрәме»

1 июнь –  Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстанда яшәүче күп бала үстерүче 260 гаиләне Казан циркына җыйдылар. Тамашаны алар бушлай карады. Республика күләмендә узучы «Ел хәйриячесе» бәйгесендә җиңүче игелек ияләре бәйрәм көненә сабыйларны шулай сөендерде. Сер түгел,  хәйриячеләр болай да күп бала үстерүче, тәрбиягә бала алган, имин булмаган гаиләләрдә үсүче сабыйларга һәрдаим ярдәм итеп тора. Ә бу чара сабыйлар күңелендә озак сакланыр, мөгаен.

Цирк тамашасы башланганчы, аларны Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева  бәйрәм белән котлады.

– Балаларны яклау бәйрәме иң матурыдыр, – диде ул. – Без, өлкәннәр, алар каршында җаваплы. Без аларны саклап, яклап торырга тиеш. Бәйрәм уңаеннан республикада төрле чаралар уза. Парк-скверлар балаларның шат тавышыннан гөрләп тора. Аларның сәламәтлеге хакында сөйләшәбез. Иң алдынгыларга премияләр дә бирелә. Кыскасы, балалар һәрчак игътибар үзәгендә.

Ләйлә Фазлыева бу бәйрәмне ярату бәйрәме дип тә атады. Аның фикеренчә, ана белән бала яратуы әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле. Дөрестән дә шулай. Залда утыручы өч бала әнисе – Тәтештән килгән Ирина ханым да, яратмасаң, күп бала алып кайтмыйсың, ди.

– Өч баламны да бик яратам. Алар өчен борчылып яшим. Шөкер, дәүләт безнең кебекләргә һәрчак ярдәм итеп тора. Авыр яшибез, дип әйтә алмыйм. Сабыйларым да  яратканны аңлый. Инде хәзердән рәхмәтле була беләләр, – ди ул. –  Минем балаларымның яшь аермалары бик якын. Кечесенә – 2, олысына  6 яшь кенә әле. Әмма аларга карап, туганлыкның көчен, бер-берләрен яратуларын сизәм. Сабыйларны картлык көнебезгә терәк булсын дип үстерәбез. Игелекләрен күрсәк иде.

Залда кемнәр генә юк. Күкрәк сабыйларын алып килгән әниләр дә, өчәр бала иярткән әтиләр дә бар. Ни гаҗәп, ник бер тавыш ишетелсен. Сабыйлар йотлыгып тамаша карый. Аларның күзләре, йөзләре елмая. Шатлыктан нишләргә белмиләр. Моннан 8 ел элек Кыргызстаннан Казанга күченеп килгән Кузбәковлар гаиләсе өчен бу беренче шундый тамаша.

– Казанга күченүебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Рәхәт шәһәр. Балалар үстерү өчен бөтен шартлар бар. Иң мөһиме – безнең кебек гаиләләрне гел яклап, саклап торалар, – ди Данияр Кузбәков. – Хатыным белән 5 бала үстерәбез. Иң олысына – 13, кечесенә 3 яшь тулды. Шалтыратып, монда чакыргач, иң матур киемнәрен киделәр. Ул-кызларым тамашаны шулкадәр яратты. Үзебез дә балачакка кайткандай булдык.

Тамашачылар арасында имин булмаган гаиләләрдә яшәүче сабыйлар да бар иде. Казанда яшәүче Гөлнара ханым ялгызы гына өч бала үстерә икән.

– Тормышта төрле чаклар булды. Әмма балаларым миңа яшәргә көч бирде. Хәзер мин һәр туган таңга рәхмәтлемен. Иң мөһиме – сабыйларым минем янда, – ди ул.

Циркка килгән гаиләләргә Татарстан Президенты исеменнән көнкүреш җиһазлары алу өчен сертификат та таратылды.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: Татар-информ

 


Фикер өстәү