Украинада һәлак булган Россия Герое Дамир Гыйлемханов укыган мәктәпкә аның исемен биргәннәр

Казанның Идел буе районындагы 42нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Россия Герое Дамир Гыйлемханов исеме бирелгән. Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров шул хактагы карарны имзалаган.

Мәктәпкә Дамир Гыйлемханов исемен бирү Россия Героеның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан,  мәктәп директорының мөрәҗәгатен игътибарга алып башкарыла.

Дамир Гыйлемханов 1999 елда Казанда туган Ул  42нче мәктәптә укыган.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Дамир Гыйлемхановка үзе үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озатуда: «Без якташыбыз батырлыгын мәңге истә калдырачакбыз»


Фикер өстәү