Казанның Үзәк стадионында «Электр самокатлары йөртү мәктәбе» дәресләре узачак

Казанның Үзәк стадионында «Электр самокатларын йөртү мәктәбе» дәресләре оештырылачак. Барлык теләүчеләргә инструктаж узу, самокатларның эчке төзелешен өйрәнү һәм практик күнекмәләр алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

«Электр самокатларын йөртү мәктәбе» ике көн эшләячәк: 3 нче июньдә – 12:00 дән 20:00 гә кадәр, 5 нче июньдә – 14:00 дән 21:00 гә кадәр. Чатыр Ташаяк урамы, 2 йорт янындагы парковкада булачак. Тренировка мәйданчыгында администратор, ике промоутер һәм өч тренер эшләячәк. Дәресләр биш кешегә кадәр төркемнәрдә оештырыла, моның өчен 15 электр самокаты бүлеп биреләчәк. Бер дәрес 15 минутка сузыла.

«Электр самокатларын йөртү мәктәбе» проекты иң беренче чиратта социаль юнәлешкә ия, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм электр самокатларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен пропагандалауга, транспорт чараларын йөртүнең культурасын һәм куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Дәреснең нәтиҗәләре транспорт инфраструктурасының куркынычсызлыгына, нәтиҗәлелегенә һәм үтемлелегенә йогынты ясаячак», – ди Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Әмир Сафин.


Фикер өстәү