Үзләрен яклау өчен адвокатлар яллый алмаган аз керемле кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт бюросы оештырылачак

Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт бюросы оештырыла. Яңа оешма үзләрен яклау өчен адвокатлар яллый алмаган аз керемле, социаль яктан аз якланулы кешеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, махсус дәүләт бюросын оештыру карарын Президент Рөстәм Миңнеханов кабул иткән. Хәзерге вакытта Юстиция министрлыгы оешманың эш концепциясен булдыра. Министр фикеренчә, бюро көзен эшләп китәчәк. Анда республикада яшәүчеләр үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак.


Фикер өстәү