Куркыныч авария: машина урталайга бүленгән (ВИДЕО)

Кичә төнлә Чаллының Металлургия урамындагы 121нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

Toyota машинасын йөртүчесе сул рәткә кергәндә, Audi Q7 машинасына юл бирмәгән. Бәрелеш шул кадәр көчле булган, хәтта япон автомобиле урталайга бүленгән. Машинаның йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. «Татар-информ»га бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләделәр.

«Юл-транспорт һәлакәтендә Audi машинасы йөртүчесе зыян күрде. 36 яшьлек ир-ат катнаш җәрәхәтләр алган, баш миенең ябык травмасы, күкрәк читлегендә һәм корсагында җәрәхәтләр бар. Ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелде. Авария вакытында куркынычсызлык каешы эләктерелгән булган. Бу хәлнең сәбәпләре билгеләнә», – дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 


Фикер өстәү