Казанда роликлар урлаучы әби күзәтү камерасына эләккән

Казанда күзәтү камераларына балалар роликларын бик оста урлый торган пенсионер ханым «эләккән». Күршеләре өлкән яшьтәге хатын-кызның даими нәрсәдер урлап сатуы турында сөйләгән.

Киров районында «клептоман әби» юлында очраган бөтен әйберне ташый…» — дип социаль челтәрләрдә видео куелган.

Кадрда әбинең кеше юклыктан файдаланып, тиз генә роликлар урлавы күренә. Камераларны караганнан соң бер кызның әтисе әбидән роликларны кире кайтаруын сораган. Әби берни дә аңламаган булып кыланган. Әмма соңрак ул роликларны хуҗасына кайтарган.

 


Фикер өстәү