Чатырдан төшкән күләгә өчен түләргә кушканнар

Кырымның Барабулька пляжында ял итүчеләргә кояштан чатыр күләгәсенә кереп качу өчен 200 сум түләүләрен сораганнар. Бу хакта “РИА Новости” Tourdom.ru мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Туристларга гына түгел, җирле халыкка да күләгә өчен түлисе. Биредә яшәүче бер ханым, баласы белән комлыкка килеп, күләгәдә бераз гына ял итеп алу өчен яр буендагы зонт астына кереп утырмакчы булган. Шулвакыт янында пляж хезмәткәре пәйда булып, чатыр астындагы урынны бушатуын сораган.

Ул, комлыкны карап тотарга кирәк, шуңа күрә күләгәдә ял итү өчен түләү шарт, дип белдергән. Бу хәл ханымны чыгырдан чыгарган. Ул әлеге яңалык турында социаль челтәрләргә язып, халыкның фикерен белешкән. Күбесе күләгә өчен түләүгә каршы булуын белдергән.


Фикер өстәү