Япония Россиянең ике банкына санкцияләр керткән

Чикләүләр бүгеннән гамәлдә.

Япония дә безгә нәфрәт күрсәтү буенча Көнбатыш илләреннән һәм АКШтан калышмаска тырыша. Ил Хөкүмәте Россиянең Украинада хәрби махсус операция алып баруы сәбәпле Россельхозбанк һәм Мәскәү кредит банкына карата санкцияләр керткән. Бу хакта, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, Федераль яңалыклар агентлыгы хәбәр итә.

Санкцияләр югарыда телгә алып үтелгән банкларның Япониядәге акчаларын “катыруны” күздә тота. Моннан тыш төрле оешмалар белән алыш-бирешләр дә туктатыла. Чикләүләр шулай ук Белоруссия үсеш һәм реконструкция банкына да карый.

Шул ук вакытта Япония кайбер товарларны безнең илгә экспортлауга тыю кертә. Биредә сүз Россиянең җитештерү базасын ныгытуга ярдәм итәрдәй товарлар турында бара.
Сүз уңаеннан, Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, санкцияләрнең алтынчы пакеты аркасында дөньяда революцион вазгыять пәйда булачак, дип белдерде.


Фикер өстәү