Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген, 8 июньдә, Татарстанда тотрыксыз һәм салкынча һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада, шулай ук Казанда яңгырлар фаразлана, урыны белән көчле җил булачак. Аерым районнарда яшен булуы ихтимал.

Явым-төшемнәр вакытында төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Урыны белән ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, төнлә урыны белән 26 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Республика буенча төнлә +7…+12 градус, Казанда +9 дан +11 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Көндез 13-18 градус җылы булачак.


Фикер өстәү