Ирекле рәвештә Украинадагы хәрби операциядә катнашып һәлак булган татарстанлыларның гаиләләренә 2 миллион сум биреләчәк

Ирекле рәвештә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан һәм анда һәлак булган татарстанлыларның гаиләләре 2 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Элегрәк республикада мондый бер тапкыр бирелә торган түләүләр бары тик Росгвардиянең хәрби хезмәткәрләре һәм сугышчылары махсус операция вакытында һәлак булган гаиләләр өчен генә билгеләнгән иде.

Республика Министрлар Кабинетына яңа Указны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә һәм элек чыккан норматив актларны алар белән туры китерергә йөкләнде.


Фикер өстәү