Татарстанда тугыз спорт корылмасын капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 459 миллион сум биреләчәк.
Дәүләт сатып алулар сайтында бу җәһәттән тендер басылып чыккан. Алты объект Казанда урнашкан. Болар – «Динамо» стадионы, «Тулпар» һәм «Ак Бүре» спорт комплекслары, «Ак Барс» көрәш сарае, «Ак Барс Арена» стадионы һәм аның көньяк өлеше. Моннан тыш районнарда – Югары Осланның Введенская Слобода авылында ату буенча республика спорт мәктәбе, Саба районы «Лесхоз» авылында «Нарат» спорт комплексы һәм Буада «Арктика» спорт мәктәбе яңартылачак.
Проект заказчысы – «Главинвестстрой» 14 июньгә кадәр тендерга катнашуга гаризалар кабул итә. Төзекләндерү эшләрен 1 декабрьгә кадәр төгәлләргә кирәк булачак.