Тавыкларны нинди җанвар буа? Белгеч ачыклык кертте

Татарстан районнарында ниндидер җәнлек чебеш-тавыкларын буа. Халык аптырашта. Бу нәрсә булырга мөмкин соң? Берәүләр күз күрмәгән чупакабра ди, икенчеләр сасы көзән, су кондызы икән диюче дә бар.

Чынлыкта кош-кортларны нинди җәнлек харап итә соң? Әнә шул хакта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияковтан сораштык. Аның фикеренчә, тавыкларга чәшке (норка) һөҗүм итә.

– Чәшке – ерткыч хайван. Су тирәсендә яши, кошларның канын да эчә, итен дә ашый. Аңа бер генә кош җитми, әллә ничәне буып ата ала. Чәшке төнлә һөҗүм итә. Тавыклар исә, ул чакта йоклаган була. Сасы көзән (хорек) та ерткыч хайван. Ул да кошларга һөҗүм итә, кырларда яши. Әмма аңа 1-2 тавык җитә. Кондыз (бобр) үзен суда яхшы хис итә, оста итеп йөзә. Ул беркайчан да кошларга тими. Агач ботаклары белән туклана, – ди белгеч.

Кош-котларны ничек сакларга соң? Ринат Чиспияков йорт тирәсендә эт тотарга кирәк, ди. Чәшке эттән курка икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Билгесез җанвар һөҗүм итеп, чебешләрсез калган Роза Ногманова: “Башка хәсрәт килмәсен!”


Фикер өстәү