Эльмира Зарипова Социаль хезмәткәрләр көне белән котлады

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Ярдәмгә аеруча мохтаҗларга – өлкәннәргә, балалар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, ветераннар, инвалидларга ярдәм кулы сузарга ашыгучыларның бәйрәме бу, – диелә котлауда. – Үзләренең эшен чын мәгънәсендә фидакарьләрчә башкарып килүчеләр бәйрәме!

Бүген республикада 114 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы эшли. Тармакта барлыгы 9,6 мең кеше хезмәт куя.

Социаль тармак нинди генә уңышларга ирешмәсен, нинди генә алдынгы технологияләр кулланмасын, аның төп байлыгы – белгечләре. Социаль хезмәткәрләрнең эше – гади генә түгел. Әмма аларның һәркайсы ярдәмгә мохтаҗларның тугрылыклы дусты, якын кешесе булырга омтыла. Социаль хезмәткәрләрнең тырышлыгы, игелеклелеге, мәрхәмәтлелеге тормышта авыр хәлдә калучыларга кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Социаль хезмәткәрләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән эчкерсез котлыйм! Күп көч, белем һәм вакыт таләп иткән эшегез һәрвакыт шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!», — диелгән котлауда.

 


Фикер өстәү