Үзебезнеке булсын! Татарстанның сәнәгать өлкәсенә кагылышлы яңалыгы бар

Үзебезнеке булсын! Соңгы арада бу сүзләр актуальләшә бара. Татарстанның импортны алыштыру юнәлешендә сәнәгать өлкәсенә кагылышлы тагын бер яңалыгы бар.

КФУ галимнәре, «Инжехим» җәмгыяте һәм «Ахмадуллины» фәнни-технологик үзәге белгечләре авиация һәм ракета-космос сәнәгатендә кулланыла торган махсус материал – полифениленсульфид (ПФС) полимеры ясауның уникаль технологиясен тәкъдим итте. Әлеге материалның төп үзенчәлеге – аның югары температураларга чыдам булуында.

ПФС материалы Япония, Көньяк Корея, АКШ һәм Кытайда җитештерелә. Россиядә Татарстан тәҗрибәсе – беренче. «Моңарчы бар белгәнебез импорт иде. Мин аны култык таяклары белән чагыштырам. Инде менә аларны читкә куеп, үз аягыбызга басар чак җитте. Ни өчен әлеге материал Татарстанда моңарчы ясалмады, диярсез. Сәбәбе гади: безнең республикада хлор җитештерелми. Аны читтән кертергә туры киләчәк. Әйтик, Башкортстаннан һәм Волгоградтан», – диде журналистларга «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин.

Белгечләр әлеге технологияне  Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы буенча 1,5 елда әзерләп өлгергән. «Инжехим» җәмгыяте җитәкчесе Мансур Фәррахов сүзләренчә, мондый катлаулы эш өчен бу – бик кыска вакыт аралыгы.

– Россияне импорт алыштыру өлкәсенә кагылышлы бик зур эшләр көтә. Безгә соңгы еллардагы җитешсезлекләребезне хәл итәргә кирәк. Без нәкъ менә шул юнәлештә эшлибез. Һәм, алдыбызга тагын да катлаулырак бурычлар куеп, эшчәнлегебезне дәвам итәргә әзер. Безнең моның өчен мөмкинлекләребез бар, – диде ул.

Технологияне булдыру өчен якынча 200 миллионнан артык акча тотылган. Әлегә ул тест режимында эшли. Әмма сәнәгать базарында зур кызыксыну уятырга өлгергән инде.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү