Менделеевскида татарча көрәш федерациясе барлыкка киләчәк

Менделеевск районында быел татарча көрәш буенча җирле федерация барлыкка киләчәк. Бу хакта быелгы Сабан туе турында онлайн-транляция барышында район башлыгы Радмир Беляев әйткән.

Федерацияне “Окна страны” ширкәтенең генераль директоры Рөстәм Гәрәев җитәкләр дип көтелә. “Быелгы Сабан туенда көрәшчеләр күбрәк, ә аларга биреләсе бүләкләр саллырак булачак”, – дигән Радмир Беляев. Баш батырга районның иң зур тәкәсен бүләк итәргә һәм 100 мең сум акча тапшырырга ниятлиләр.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта татар көрәшендә иң танылган батырлардан саналучы абыйлы-энеле Ренас һәм Рафаэль Кәлимуллиннар да Менделеев районында туып-үскән егетләр. Әмма алар Теләче һәм Әлмәт командлары өчен бил алыша.


Фикер өстәү