Социаль хезмәткәрләр: «Хикмәт акчада гына түгел. Савабы да, рәхмәте дә кирәк»

Өлкәннәр ялгызлыктан арыган. Кайберләре үзен тәрбияләүчегә, миндә генә яшә әле, дип тә әйтә икән. Өлкәннәргә ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәрләр аларның барысына да күңел җылысын бирергә тырыша. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без республиканың төрле районнарында эшләүчеләр белән сөйләштек.

Өлкәннәр белән уртак тел табу җиңелме?  Социаль хезмәткәр эше идән юып, кер үтүкләп, су ташып, утын ярып кына кайту түгел шул. Йөрәгең аша үткәреп, ярдәм иткән кешеңне яратып  эшләү дә әле ул. Балтач районының Алан авылында  биш әби һәм бер бабайның үз кызына әйләнгән Гөлчәчәк Гафурова әнә шулай ди.

– Мин тәрбияләгән өлкәннәрнең балалары читтә яши. Әмма ата-аналары белән даими элемтәдә торалар. Аларны яхшы аңлыйм. Авыл җирендә эш юк, шуңа яшьләр шәһәргә китеп урнаша да ипотекага фатир ала. Аның өчен түләргә кирәк. Баланы бакчага, мәктәпкә йөртмичә дә булмый. Өлкәннәрнең үзләренә дә шулай дип аңлатам. Ана күңеле балада бит инде. Телләрендә гел кыз-уллары, – ди Гөлчәчәк апа.

Күп еллар укытучы булып эшләгән ханымга өлкәннәр белән уртак тел табу кыен булмаган. Эшемне бик яратып башкарам, ди ул. Дөресе дә шул. Яратмасаң, монда эшләп тә булмый. Өлкәннәрнең күңелен алдау мөмкин түгел. Алар һәр карашны сизә, ди Гөлчәчәк апа.

–  Мин үземә кушылган сәгать буенча гына эшләмим. Авылдашларымның хәлен еш белешәм. Алар бик тә ялгызлыктан курка. Авырый башласалар, балалар кайтып өлгерерме, дип борчылалар. Олылар белән эшләү тәҗрибә дә, яшәргә дә өйрәтә. Үзебезнең дә картаясы бар бит. Алда ни көткәнне берәү дә белми, – ди ул. – Үз әнием күрше авылда яши. Аңа да социаль хезмәткәр ярдәм итә. Мин дә, үземнең өлкәннәремнең балалары кебек, әнигә булышучы кешегә бик рәхмәтле. Әбиләрем мине үз кызыдай күрә. Үземдә генә яшәтер идем, диюче дә бар. Балаларын югалтканнар исә, каберемә йөреп, догачым булсаң иде, дип васыять әйтеп калдыра. Кыен чакларда да әбиләрем белән киңәшәм. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп торабыз. Үзара гармония булганда гына күңелгә рәхәт, җан тыныч.

Кукмара районының Түбән Арбаш авылында яшәүче Алсу Кәримовага, өлкәннәр белән уртак тел табар өчен, иң элек татарча өйрәнергә туры килгән. Чиләбедә үскән ханым монда кайтканда бер авыз сүз татарча белмәгән. Әбиләре өйрәткән. Телне генә түгел, үз эшен дә яраткан ул. Өч ел элек Казан дәүләт университетына читтән торып укырга да кергән. Максаты – яхшы хезмәт күрсәтүче белгеч булу.

– Без бит өй җыештырып, кибеттән товар алып кайтып  бирүче генә түгел. Заман белән бергә атлыйбыз. «Демография» илкүләм проекты кысасында «Озак вакытлы тәрбияләү»  программасы бар. Аның буенча без өлкәннәргә төрле ярдәм  күрсәтергә тиеш. Аларны дөрес итеп тәрбияләү, урын өстендә ятучыларга күнегүләр ясату да безнең өстә булачак. Әнә шуңа  мин белемемне арттырырга булдым, – ди ул.

Алсуның ире Марат та 20 елдан артык өлкәннәр карый. Икесенә дә 5әр кеше икән. Холкына карап, кайчак әбиләрне үзара алыштырабыз да, ди Алсу. Әмма үзе тәрбияләгәннәр аның килүен тәрәзәдән карап көтеп тора.

–  Бервакыт өлкәннәрне районга алып барып, диспансеризация уздырдык. Шунда минем тәрбиядәге Сәвия апабызның күкрәгендә шеш таптылар. Казан хастаханәсенә дә икәү бергә чыгып киттек. Тикшеренгәч, тиз арада операция кирәклеге ачыкланды. Аллага шөкер, Сәвия апабыз савыкты, – дип искә ала Алсу.

Әбиләрнең дә төрлесе бар икән. Холыклары тиз үзгәрүчәннәренә дә ияләнгәннәр инде. Монысын Марат әйтә.

– Үз авылың кешесен беләсең бит инде ул. Кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышасың. Төрле вакыт була. Әмма өлкәннәрне ачуланып та, аларга үпкәләп тә булмый. Кайбер көнне: «Тагын нинди эшләрегез бар?» – дип кат-кат сорыйм. «Юк», – дип кайтарып җибәрәләр дә, соңыннан күршеләреннән ярдәм сорыйлар. Андый чакта кәеф кырыла инде. Әмма күңелне төшереп торып булмый. Мондый очраклар игътибарлы булырга өйрәтә, – ди ул.

Төркәш авылында яшәүче 8 өлкәнгә хезмәт күрсәтүче Әлфия Сәетгәрәева күрше авылга җәяү йөреп эшли икән.

– Иремне югалтканга бер ел булды. Элек мине ул йөртә иде. Әмма эшемне ташламадым. Әби-бабаларыма бик ияләнгән идем. Алар янында мин дә онытылып торам, – ди ул.

Яшел Үзәннең психоневрологик диспансерында 34 ел буе хезмәт куючы Нурия Садыйкова да социаль хезмәт күрсәтә. Биредә балалары, якыннары баш тарткан, әти-әнисе ташлап калдырган балалар яши. Авырулары да юк түгел. Әмма нинди генә кимчелекләре булса да, күңелләре белән алар да ярату көтә, ди Нурия апа.

– Алар миңа «әни» ди. Яше, карты якын итеп тора. Уртак телне тиз таптык. Һәркайсын үз якыным кебек яратам. Безнең эштә олы йөрәкле, изге күңелле, миһербанлы булу кирәк. Аларның ихлас рәхмәтен ишетү – җанга дәва. Шул рәхмәтләр яшәтә дә инде мине, – ди социаль хезмәткәр.

Һәр социаль хезмәткәр эше турында яратып сөйли. Өлкәннәрне картлык көнендә ялгыз калдырмыйча,  яңа һөнәр барлыкка килүгә шатлана алар. Сагынып көтүче кешеләр булуына сөенәбез, диләр. Чит кешенең үз баласыдай якын итүен күреп күңелләре дә тула икән. Кайберләре, ризыклары пешеп чыгуга, кайнар килеш ашасыннар дип, әбиләре янына йөгерә. «Хикмәт акчада гына түгел. Савабы да, рәхмәте дә кирәк», – диләр. Кем әйтмешли, картлык дигәне озак көттермәс, хәзер ишек шакыр.

САН

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада 9,6 мең социаль хезмәткәр бар. Алар ел саен 1,5 миллион кешегә хезмәт күрсәтә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү