Рөстәм Миңнеханов: «Фикерләрне капиталга әйләндерергә кирәк»

Оешмаларның таләләренә җавап бирү өчен республиканың югары уку йортлары тикшеренү үзәкләре булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясе утырышында шулай дип белдерде.

«Фикерләрне капиталга әйләндерергә кирәк. Бу зур һәм җитди эшләргә кагыла. Шундый һәр проект өчен эш юнәлешен билгеләргә кирәк. Заказ бирүче шуның өчен түли. Дәүләт бу өлештә ярдәм итмәсә, технологик суверенитет турында сүз дә була алмый, — диде Президент. — Сәнәгатьчеләр — прагматиклар, эшләнмәләр булса, алар аны кабул итәчәк. Әмма безнең вузлар һәрчак тикшеренү үзәге түгел, югары мәктәп дәрәҗәсендә булды. Аларның мондый хокукы юк, моны яңадан карарга кирәк.


Фикер өстәү