Казанда бер ир-ат кафе хуҗасын алдап 311 мең сумлык ашаган

Мошенник аш-суга онлайн заказ биреп, янәсе, акча күчкәнлекне “күрсәткән” чекның фотосурәтен юллау гадәтенә ияләшкән булган.

Казанда кафе хуҗасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул быел март аеннан майга кадәр бер ир-атның өенә китереп бирелгән аш-су өчен ялган чеклар белән түләгәнлеге турында сөйләгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мошенник аш-суга онлайн заказ биреп, янәсе, акча күчерүен “күрсәткән” чекның фотосурәтен юллый торган булган. Кафе хуҗасы акчаның килгәнме-юкмы икәнен тикшермәгән. Намусын җуйган ир шушы чорда барлыгы 30 заказ биреп, бер тиен акча түләмичә, 311 мең сумлык ашаган. Аны яшәү урыны буенча тоткарлаганнар.

Аферист 23 яшьлек егет булып чыккан. Үзенең ялган чеклар җибәрүен таныган. Аңа карата “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү