Лилия Галимова «тынлык сәгате» кертү турында: «Андый ихтыяҗы бар икән, димәк, ул канәгатьләндерелергә тиеш»

Татарстанда көндез тынлыкны саклау өчен «тынлык сәгате» кертергә җыеналар. Күптән түгел Татарстае Дәүләт Советында узган комитет утырышында 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» билгеләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Казан Кремле бу җәһәттән нинди фикердә?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, халыкның моңа ихтыяҗы бармы-юкмы, иң элек шуны ачыкларга кирәк.

– Без бу тәкъдимгә ничек кенә карасак та, парламентарийларның бурычы – халык мәнфәгатьләрен чагылдыру икәнен аңлыйбыз. Әгәр безнең республикада яшәүчеләрнең андый ихтыяҗы бар икән, димәк, ул канәгатьләндерелгән булырга тиеш. Димәк, алар мәсьәләне хәл итү юлларын табарга тиеш, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү