Кичә кичке сәгать алтынчы яртыда Татарстанның Арча районында Ашытбаш – Шушмабаш — Карадуган юлындагы һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иүенчә, Datsun җиңел машинасы юл кырыена төшкән һәм берничә тапкыр әйләнгән.
Машина йөртүче 47 яшьлек хатын алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Пассажир утыргычындагы 12 яшьлек үсмер имгәнгән, ул хастаханәгә озатылган.